Тихвин Алла Анасы чиркәвендә Павел әтейнең кырыгы үткәрелде
16 сентябрь көнне күп еллар Казандагы Тихвин Алла Анасы чиркәвенең настоятеле булып торган отец Павел Павловның арабыздан китүенә 40 көн булды
Бүген Тихвин Алла Анасы чиркәве священнигы, богословие кандидаты, Татарстан Республикасының бөтен керәшен чиркәүләре благочинные, Изге Макарий ордены кавалеры, Татарстанның "Фидакарь хезмәте өчен" медале иясе, протоиерей Павел Павловның кырыгы үткәрелде. Келәүдә Тихвин Алла Анасы чиркәвенең яңа настоятеле отец Алексей Колчерин, Алексеевск благочиниесының Благочинные протоиерей Павел Чурашов, керәшеннәрнең духовная миссия җитәкчесе Димитрий Сизов, Мамадыш благочиниесының Благочинные Владимир Иванов, Балык Бистәсе районы керәшен приходлары священнигы Геннадий Сизов һ.б. катнашты. Шулай ук керәшеннәрнең төп приходына Павел әтейнең туганнары, прихожаннары, аны хөрмәтләгән, яраткан карендәшләре җыелган иде.
Фото: Ирина Муллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев