Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Төгидә Владимир Автомеев шәхси-ярдәмче хуҗалыгы - башкаларга үрнәк

Владимир Автомеевның хуҗалыгы, кече фермасы, терлекләре келпеп тора

Зәй районы Төги авылында Владимир Автомеев шәхси-ярдәмче хуҗалыгын башкаларга үрнәк итеп куярлык. Ул 2019 елда кече ферма программасына кергән булган. Владимир Автомеевның хуҗалыгы, кече фермасы, терлекләре келпеп тора. Аның фермасы, терлек корылмалары акшарлап куелган хәтта.

- 2019 елда кышын фермада мичҗиһазыннан янгын чыгып, ферма янды. Яңадан ферма төзергә, сыерлар сатып алырга туры килде. Бүген 14 баш терлегем бар. Шуларның 9ы - сыер, 5се - бозау. Токымлы сыерлар алырга тырышам, - ди Владимир Автомеев.

Аның продукциясенә сорау зур. Сөт, сыр, сөт өсте һәм эремчекне Төги җирлеге халкы ала.

Бу көннәрдә әлеге җирлектә район башлыгы Разиф Кәримов катнашында җирлек башлыкларының күчмә семинары узды. Алар җирлек, шәхси-ярдәмче, фермер хуҗалыклары эшчәнлеге белән якыннан танышты.
Разиф Кәримов һәм кунаклар Владимир Автомеев  хуҗалыгы эшчәнлегеннән канәгать калды.
-Ай саен бер сыер бозауларлык итеп эшне көйләгез, алай эшләгәндә сөт һәм сөт продукциясе җитештерү тотрыклы булачак, - дип киңәшен бирде Разиф Кәримов күпләп сыер тотучы хуҗалыкларга.

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев