Билгеле булганча, 19 апрельдә “Түбән Кама Нефтехим” предприятиесендә янгын чыкты
Ут «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесе изопрен-мономер җитештерү заводының БК-3 җайланмасында төзекләндерү эшләре вакытында чыккан. Корбаннарсыз да булмаган. Янгында 17 кеше зыян күргән.
Зыян күрүчеләр арасында Зәй районында туып үскән Юрий Мартемьянов та бар. Аның тәне 98 процент пешкән. Бүген Юрийны районыбызның Сарсаз-Баграж авылына җирләячәкләр. Аңа 55 яшь булган.
Клара Ермолаева, "Зәй офыклары"
Фото: "Зәй офыклары"
Нет комментариев