Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада православие динен тотучылар Качману бәйрәменә әзерләнә

19 гыйнвар көнне христианнар Качману - Крещение Господня бәйрәмен билгеләп үтә

Түбән Кама муниципаль районының барлык чиркәүләрендә дә службалар узачак. Бәйрәм кич белән башлана һәм 19 гыйнвар иртәсендә литургия белән дәвам итә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр  ителә.

Түбән Каманың төп чиркәүләрендә бу көнне ике литургия – иртәнге алтылар тирәсендә һәм кичке сигездә узачак.

Красный Ключ бистәсендә Казан Алла Анасы иконасы чиркәвендә Чистай һәм Түбән Кама епискобы булачак. Изге литургиядән соң, архиерей прихожаннар белән бергә якындагы чыганактагы суны изгеләндерү өчен тәре йөрешендә катнашачак.

Быел Кама елгасында махсус бәкеләр-иорданнар уелмаячак. Суга чумылу йоласы Изге чишмәдә оештырылачак.

19 гыйнвар көнне 12.00 сәгатьтә Келәтле авылы чишмәсендә суны изгеләндерү йоласы башкарыла. Шулай ук Шереметьевка һәм Ачы авылларында да суга чуму өчен махсус урыннар билгеләнәчәк.

Кач формасындагы бәкеләр Кама Аланы, Кушай, Иске Чишмә, Олы Аты янындагы сулыкларда уелачак. Аларда коену 18 һәм 19 гыйнварда көндез мөмкин булачак.

Фото: tat.e-nkama.ru

tat.e-nkama.ru

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/16/178958/

tat.e-nkama.ru

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/16/178958/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев