Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Биш балалары космосны күзаллаулары буенча рәсемнәр ясадылар

Авыл китапханәсендә яшь буында патриотик хисләр тәрбияләү, ил космонавтикасы белән горурлану тойгылары уяту максатыннан чара үтте

Быел  12 апрельдә дөньяда беренче тапкыр кешенең космоска очуына 60 ел тулды. 1961 елның нәкъ менә шул көнендә совет космонавты Юрий Гагарин «Киттек!» - дигән һәм «Восток» корабында Җир өстендә күтәрелгән.

Әлеге истәлекле дата һәм Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне уңаеннан Түбән Биш авылы китапханәсендә чара үтте. Ул  “Галәмгә юл салучы" дип исемләнеп, балалар өчен эчтәлекле һәм кызыксындыру уятырлык булып оештырылды.  Чара барышында “Космос - минем фантазиядә" дигән темага балалар белән рәсем ясау һәм кисеп ябыштыру буенча конкурс үткәрелде.

 “Космоска очу - зур вакыйга.  Сер түгел, күпләр балачакта Гагарин кебек космонавт булырга хыяллана.Чара яшь буында патриотик хисләр тәрбияләү, ил космонавтикасы белән горурлану тойгылары уяту максатыннан оештырылды”, - ди Түбән Биш авылы китапханәчесе Лариса Кузнецова.

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X