Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татьяна Ефремова: "Мексикалыларның керәшеннәр белән охшашлыгын таптым"

Август башында Татарстанда зур танылу алган "Әлиф" иҗат төркеме Мексикада булып кайтты. "Бәрәкәт" керәшен яшьләре бүлеге активисты, "Кряшен чибяре - 2016" Татьяна Ефремова әлеге төркемнең вокалисты. Шул уңайдан, Татьяна Ефремова белән элемтәгә кереп, Мексикага сәяхәтләре турында сөйләштек, кызыксындырган сорауларыбызны бирдек.

- Мексикага нинди максатлар белән бардыгыз, Татьяна?

- Халыкара заманча бию фестивалендә катнаштык. “Әлиф”не бик яхшы кабул иттеләр. Без һәрбер чыгыш алдыннан нык дулкынланабыз. Спектакльдән соң гримеркага тамашачылар, Мехико театры актерлары керде. Күпләр чын сәнгать күрсәткәнебез өчен рәхмәт әйттеләр.

- Мексиканлылар турында нәрсә әйтә аласың?

- Алар турында бик игелекле, ачык, ихлас кешеләр, һәрвакыт ярдәм итәргә әзерләр дип әйтә алам. Миңа халык һәм аларның менталитеты бик ошады.

- Эш белән барып, Мексиканы күрергә өлгердегезме соң?

- Әйе. Без борынгы Теотиуакан шәһәрендә, Мехико антропология музеенда булдык. Биредә булганнан соң, мин керәшеннәр мәдәнияте белән алар культурасында охшашлык бар, дип әйтә алам.

- Бу охшашлыклар турында тулырак сөйлә әле?

- Аларның традицион киемнәрендә чигү элементлары бар. Ул техника безнекенә охшаган. Андый бизәкләрне мин авылдагы тәре алларында күргәнем бар. Бу миңа кызык тоелды.

- Башка милләт, гореф-гадәтләр, йолалар белән танышулар сиңа ниләр бирә?

- Башка илләрдә яшәүчеләрне күреп, аларның гореф-гадәтләрен анализлап, күп нәрсәгә өйрәнәсең, үз илең белән чагыштырасың. Болардан чыгып шуны әйтә алам: анда бер-берсенә яхшы мөнәсәбәттә торалар. Начаррак яшәсәләр дә, алар бездән күпкә бәхетлерәк, минемчә.

- Тагын башка илләргә дә барырга планнарыгыз юкмы?

- Быел без тагын ике илдә чыгыш ясарга ниятлибез. Әлегә бу сер булып калсын.

- Җавапларың өчен рәхмәт! Уңышлар сиңа!

Фото: Татьяна Ефремованың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X