Ул конкурста “Язмышлар бураннары” җыры белән катнашты
Яшь җырчы Татьяна Ефремова “II Яңа татар җыры” конкурсында катнашып, лауреат исемен алды. Аның башкаруындагы “Язмышлар бураннары” җыры (авторы – Тәслимә Низами-) “Иң яхшы татар җыры” номинациясендә өченче урынга лаеклы дип табылды.

Татьяна Ефремова җырның авторы Тәслимә Низами белән
Ваһапов фестивале оештырган “Яңа татар җыры-2” конкурсының гала-концерты 6 март көнне Казанның “Пирамида” концертлар залында узды. 242 җыр арасыннан иң-иңнәре сайлап алынып, премиягә лаек дип табылды. Җиңүчеләрне “Иң яхшы татар җыры” һәм “Иң яхшы балалар җыры” номинацияләре буенча бүләкләделәр. Конкурс быел икенче тапкыр узды.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев