Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татьяна Ефремова: "Эй, малай, давай в Зюри!"

Җөри Питравы... Бүгенге көндә социаль челтәрләрдә, массакүләм чараларда иң күп искә алынучы чараларның берседер ул, мөгаен.

Фестивальнең дәрәҗәсе елдан-ел күтәрелә. Соңгы 20 ел эчендә Җөри Питравы гади генә авыл бәйрәменнән, Татарстанда гына түгел, Россиядә дә зур танылу алган масштаблы фестивальгә әверелде. Кемдер өчен Җөри Питравы гади генә күңел ачу җире булса, күпләр өчен бу бәйрәм тормышында зур үзгәрешләр алып килгән чара булып санала.

"Бәрәкәт" керәшен яшьләре хәрәкәте активисты Татьяна Ефремова да шундыйлардан. Татьяна өчен Питрауда иң мөһим нәрсә ул - "Кряшен чибяре" конкурсы. Моннан 3 ел элек керәшен чибәрләре сәхнәсендә үзе дә чыгыш ясап, җиңү яулаган кыз бит ул. 2016 елда Татьяна Ефремова абруйлы "Кряшен чибяре" титулын алды. Быел ул Питрауның 20 еллыгы хөрмәтенә оештырылган "Керәшен чибәрләре" парадында катнашачак. Бирегә барлык керәшеннәрне чакыру йөзеннән Татьяна бер куплетлы гына җыр чыгарган. Ул яшь җырчы Лейнаның "Малай на белом барсе" җырына кавер булган. Татьянаны тыңлагач, чынннан да, Питрау бәйрәмен күрергә дип Мамадышка барасы килә. Ә сез ничек уйлыйсыз?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев