Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"ТАТМЕДИА"да "Питрау җыены - җәй җәме" күргәзмәсе ачылды

Күргәзмәдә 29 фото урын алды

Бүген, 12 июль көнне “Татмедиа”да “Туганайлар” газетасы һәм "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы тарафыннан әзерләнелгән "Питрау җыены - җәй җәме" күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмәдә Мамадыш районының Җөри авылында уза торган республика күләмендәге “Питрау” керәшен мәдәнияте фестивалендә төшерелгән 29 фото урын алды. Аларның авторлары – Рамил Гали һәм Илнар Тухбатов. Фотоларның һәркайсына Григорий Родионов, Клара Булатова, Марс Макаров, Луиза Янсуар, Ямаш Игәнәй, Егор Уткин, Людмила Степанова һәм Гөлшат Зәйнашева шигырьләреннән һәм керәшен җыруларыннан өзекләр язылган.

“12 июль – христианнарда Петр һәм Павел, керәшенчә әйтсәк, Питер белән Пауал апостолларны искә ала торган көн. Питрау – һәрбер ыру-нәселнең, туган-тумачаның, кода-кодагыйларның очрашу көне. Элек ул халыкта Чәчәк бәйрәме дип тә йөртелгән. Шушы уңайдан, без дә коллегаларыбызны, туганыйларыбызны бәйрәм белән котлап, “Питрау җыены – җәй җәме” дигән күргәзмә ачарга булдык”, – дип сөйләде “Туганайлар” газетасы баш редакторы Юлия Губина.

Бәйрәм уңаеннан, "Туганайлар" газетасы хезмәткәрләре болын чәчәкләреннән үрелгән такыялар киделәр.

Күргәзмәне оештыруда төп ярдәм күрсәткән “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков:

“Бу күргәзмәдә “Питрау" бәйрәмендә төшерелгән бик матур, күңелле фотолар урын алды. Бөтенегезгә дә күргәзмә ошар дип уйлыйм", – диде.

Шамил Садыйков керәшен халкы һәм “Туганайлар” газетасының эшчәнлеге турында да сөйләде.

“Татарлар өчен керәшеннәрнең булуы зур байлык. Аларның милли үзенчәлекләре, гореф-гадәтләре халкыбызны баета. Без – бердәм халык. Керәшеннәрнең актив рәвештә газеталары да эшләп килә. Хәзерге вакытта аларның аккаунтлары – социаль челтәрләрдә эшләп килүче иң популяр аккаунтларның берсе”, – диде ул.

Ачылышка Республика керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты члены, “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле директоры Артур Поляков та килде. Ул кунакларны Республика керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров исеменнән Питрау бәйрәме белән котлады.

“Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында бу бик урынлы һәм матур чара. Ул керәшеннәргә генә түгел, Татарстанның барлык халыклары өчен дә мөһим”, – диде ул күргәзмә турында.

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең PR-директоры Ләйсән Сафина күргәзмәне керәшеннәрнең матурлыгын, уңганлыгын раслый торган эш булды диде.

“Әлеге күргәзмәне әзерләгәндә керәшеннәрне үзем өчен өр-яңадан ачтым. Керәшеннәргә багышланган шигырьләр, китап-китап итеп бастырылып чыккан җырлар минем өчен яңа дөнья. Миңа калса, бу дөнья киңрәк таралып, бу турыда һәрбер кеше белергә тиеш”,– диде Ләйсән Сафина.

"Питрау җыены – җәй җәме" – “Туганайлар” газетасының “Татар-информ” белән берлектә эшләгән беренче күргәзмәсе. “Бу соңгысы булмас”, – дип ышандырды ул.

Кичәдә галим Николай Максимов, керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт ансамбле солисты Оксана Дмитриева, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студенты Марина Тараканова да катнашты.

Күргәзмәне Декабристлар урамы 2нче йорт адресы буенча урнашкан "Татмедиа" бинасына килеп карый аласыз. Ул ике атна дәвамында эшләячәк.

Фото: Солтан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев