Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татьяна Кузнецова нагайбәк культурасы өчен янып яши

Чиләбе өлкәсендә яшәүче Татьяна Кузнецова мәдәният министрлыгыннан Рәхмәт хаты алган.

Чит төбәкләрдә яшәүче карендәшләребез белән аралашуны дәвам итәбез. Бүгенге язмабыз Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районындагы Остроленкода туып, хәзерге вакытта Кассель авылында гомер итүче Татьяна Кузнецова хакында.
Керәшеннәр бай тарихлы һәм мәдәниятле халык. Кайда гына яшәмәсен, кая гына күченмәсен, үз бердәмлеген югалтмый. Чиләбе өлкәсе электән мәдәният учакларының берсе саналган. Татьяна Николаевна, 2006 елдан Кассель авылы музее караучысы булып эшли, ул инде музей ачылганчы ук, ремонт, бизәү эшләрендә эшләгән.
“Музейда тәртипне карыйм, төрле конкурсларда, төбәкара “Урал Слободка” сы балалар этнографик конкурсы эшләрендә катнашам. Без гасырлар дәвамында тупланган рухи байлыкны сакларга һәм арттырырга тиешбез. Нагайбак-керәшен ризыкларын пешерү буенча балаларга мастер-класслар күрсәтәм.

Зур рус һәм шулай ук урам пичендә шишара, баурсак, пироглар һәм башкаларны пешерәбез. Бүген Фершампенуаздан мәктәп укучылары килде, урам пичендә үзебезчә кыстыбый пешерү мастер классы күрсәттем”, – диде Татьяна Николаевна.

 

 

 

 


Әле шушы көннәрдә генә Татьяна Кузнецова Чиләбе өлкәсе мәдәният министрлыгыннан “намуслы һәм мактауга лаек хезмәте, югары һөнәри казанышлары, Чиләбе өлкәсенең мәдәниятен үстерүгә өлеш керткәне өчен” дигән Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

 


Бүген ул безгә үзе пешергән күп кенә ризыкларның фотоларын җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев