Җырчы Виталий Агаповның икенче оныгы туган.
Уртанчы уллары Виктор һәм аның хатыны Наргиз тәүге тапкыр әти-әни булган. Алар кызларын Майя дип атаганнар.
«Оныкның исемен әти — әнисе май ае хөрмәтенә сайлаган, — дип елмая Виталий Васильевич. Соңгы көнгә кадәр алар бездән кем булачагын сер итеп тоттылар — малаймы, кызмы. Оныгымның тормыш иптәшем Галина Георгиевнаның туган көнендә дөньяга килүе аеруча күңелле. Онык тыныч, эш буенча гына елый. Мин аның тавышын ишетүгә шатмын, бәлки җырчы булыр» — дип сөйли ул.
Нет комментариев