Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанның иң яхшы осталары керәшеннәрнең милли киемнәрен теккәннәр

15 май көнне Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында республикабыз халыкларының этник костюмнарын кабул итү чарасы узды.

Проект кысаларында Идел буе халыклары – руслар, татарлар, керәшеннәр, чуашлар, марилар, удмуртлар, мордвалар һәм башкортлар костюмнарын тегү һәм реконструкцияләү эшләре башкарыла. Бу проект Татарстаның Халыклар дуслыгы йорты һәм Ассамблея тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Биредә күрсәтелгән костюм комплексларын Татарстанның иң яхшы осталары Питрәч ягы керәшеннәре милли киемнәре мисалында теккәннәр, ә менә хатын-кызларның баш бәйләү комплексы – сүрәкә һәм түгәрәк яулык үзләренең беренчел рәвешләрендә, шулай ук, Питрәч районыннан килгән һәм реконструкцияләнгән. Костюмнарны тәкъдир итү 26 августта, Кремльдә узачак.

Керәшен костюмы комплексы өстендә эшләүчеләр – мастер – Юлия Әхмәтҗанова, проектның фәнни җитәкчесе – КФУ доценты, этнограф Елена Гущина, фәнни консультантлар – ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров, ТР Фәннәр Академиясе Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәре Людмила Шкляева.

Шушы костюмнарны кабул итү чарасында Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова һәм хезмәткәрләре Ирина Муллина белән Павел Александров та катнашканнар.

Фотолар: Халыклар дуслыгы йортыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур, бик куркыныч, бик ямьле костюмнар