Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанның атказанган артисты - Зоя Борисова турында кызыклы фактлар

Зоя Петровна озак еллар Татарстан Республикасының дәүләт җыр һәм бию ансамблендә хезмәт куя. Тормыш юллары Зоя Борисованы ерак Хабаровск өлкәсенә илтә

Зоя Петровна Борисова 1972 елның 27 маенда Балык бистәсе районы Алан-Полян авылында дөньяга килә. Талантлы кыз И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятен тәмамлый. Җыр-бию серләрен өйрәнгәч, Казан Федераль Университетының татар филологиясе һәм тарих факультетында татар теле белгече булып чыга.

Зоя Петровна озак еллар Татарстан Республикасының дәүләт җыр һәм бию ансамблендә хезмәт куя. Тормыш юллары Зоя Борисованы ерак Хабаровск өлкәсенә илтә. Бүген ул Хабаровск өлкә музыка театрында, хор группасында жырчы булып эшли. Бу бик бай тарихлы театр, тагын берничә елдан үзенең 100 еллыгын билгеләп үтәчәк.

Туган яктан ерак булса да, Зоя Борисова Татарстан белән элемтәләрне өзми. Туганнары, дуслары белән аралашып, хәл белешеп тора. “Үз телемдә җырлыйсым, сөйләшәсем килә. Акцентым бик көчле, фикерләвем дә татарча... Урысча сөйләшү юк инде ул бездән, мин бит әби белән авылда үскән керәшен кызы, урысчасын да мәктәп бетереп Казанга киткәч кенә әз-мәз өйрәндем” – дип уртаклаша Зоя Борисова.

Сәнгать кешесе өчен сәхнәдә булу үзе бер бәхет бит. Зоя Борисова да тамашачыларны үзенчәлекле образлар белән шаккаттырып тора: “Зур рольләр башкармыйм. Режиссерлар, типажыма карап, үзенчәлекле рольләр бирәләр, тавышың бик матур, диләр. Имре Кальманның “Принцесса цирка” әсәрендә “принцесса”ның дус кызын уйнадым, Г. Канчелиның “Ханума”, Е. Птичкинның “Бабий бунт”, Имре Кальманның “Сильва” әсәрләрендә эпизодик рольләр башкардым”, – диде Зоя Борисова.

Туган як, туган туфрак һәр кеше өчен иң якын сүзләр. Чит якларда яшәүче кешеләр бу сүзләрнең мәгънәсенә аеруча нык төшенәдер. Ләкин язмыштан качып булмый, димәк шулай булырга тиеш. “Канатларым булса, очып кайтыр идем”, - диде Зоя ханым. Аралар бигрәк ерак шул, бездә таң атса, Хабаровск өлкәсендә инде кичке аш вакыты җитә. Әмма

Зоя Борисова һәрвакыт күңеле белән туган якларда. Талантлы карендәшебез Балык бистәсе районы, Татарстан Республикасы данын Хабаровск өлкәсенә кадәр танытты.

Людмила Белоусова язмасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев