Татарстанлыларны апрель аендагы өстәмә ял көне көтә
Хәбәрләр

Татарстанлыларны апрель аендагы өстәмә ял көне көтә

Татарстан халкын 10 апрельдә мөселманнарның Ураза бәйрәме уңаеннан өстәмә ял көне көтә, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы. Әлеге бәйрәм датасы элегрәк республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы белән расланган иде.

Шул ук вакытта, 9 апрельдә — бәйрәм алды көнендә республикада яшәүчеләрне, РФ Хезмәт кодексының 95 маддәсе 1 өлеше нигезендә, кыска эш көне көтә, ул бер сәгатькә кыскарак булачак.

Искәртеп узабыз, 16 июньдә республикада шулай ук Корбан бәйрәме, ә 30 августта Татарстан Республикасы көне билгеләп үтеләчәк.

Татар-информ

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев