Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанлылар Кыш бабайдан нәрсә сораганын беләсезме?

Белгечләр, Татарстанда яшәүчеләр арасында сораштыру үткәреп, эш-карьера мәсьәләсендә Кыш бабайдан ниндирәк бүләк көтүләрен ачыклаган.

Респондентларның күбесе – 32 проценты хезмәт хакы артуны тели. Бигрәк тә төзүчеләр, транспорт һәм логистика хезмәткәрләре, кадрлар бүлегендә эшләүчеләр. 19 проценты яңа һөнәр үзләштерергә хыяллана. Аеруча IТ өлкәсендә эшләргә хыялланучылар күп (25%). 6% – маркетинг, 9% – сәнгать, 16% – финанс, 6% – медицина, 9% юрист һөнәрен үзләштермәкче.

Сораштыруда катнашучыларның 22 проценты Кыш бабайга һөнәри осталыгын үстерүне, 5 проценты – белгеч буларак танылуны, 14 проценты – өстәмә һөнәргә өйрәнүне, 3 проценты вазыйфасында үсү теләген җиткерүне күздә тота.

«Киләсе елда һөнәрне нәрсәгә карап сайлап алыр идегез?» дигән сорауга, респондентларның 57 проценты – хезмәт хакы күләменә, 49 проценты – тотрыклылык, 41 проценты – эштә үсү мөмкинлегенә, 46 проценты һөнәрнең ни дәрәҗәдә кирәкле булуына карап, дип җавап биргән.

TatarToday

Фото:wuor.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев