Татарстанда яңадан суыта
Хәбәрләр

Татарстанда яңадан суыта

28 сентябрь төнлә түбән урыннарда термометр баганалары 2 градуска кадәр төшәчәк

Бу атнада Татарстанда яңадан суыта. Бу хакта ТР Гидрометеология үзәге хәбәр итә.

28 сентябрь төнлә түбән урыннарда термометр баганалары 2 градуска кадәр төшәчәк. Шул ук вакытта синоптиклар билгеләп үткәнчә, республикада атна буе төнлә һава температурасы 0дән +5 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез һава +6...+11 градуска кадәр җылыначак.

Республикада явым-төшемнәр бетәчәк.

 

ТИ


Нет комментариев