Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда "Семык", "Балтай", "Гырон быдтон", "Иван Купала", "Уяв", "Питрау" бәйрәмнәре үтәчәк

Татарстан халыкларының милли бәйрәмнәренә багышланган матбугат конференциясе уздырылды

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында булган ул конференциядә Татарстан   мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан Халыклары Ассамблеясе советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе, Татарстан Халыклары ассамблеясе рәисе урынбасары Ирек Шәрипов, Татарстан мәдәният министрлыгының традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Алсу Мифтахова, әлеге үзәкнең халык иҗатын үстерү бүлеге методисты Павел Александров катнашты.

“Татарстанда – 173 милләт, 37 иҗтимагый оешма бар. Бу оешмаларга план буенча һәм даими ярдәм күрсәтелеп тора, республика Президенты һәм хөкүмәте тарафыннан аерым игътибар бирелә. Быел милли бәйрәмнәр графигы төзелде. Аларның күбесендә Татарстан Президентының катнашуы көтелә”, – дип сөйләде Дамир Натфуллин.

Константин Яковлев июнь һәм июль айларында республика күләмендә ошетырылачак милли бәйрәмнәр турында сөйләде. 19 июньдә Актаныш районының Мари Суыксуы авылында – мариларның “Семык”, 27 июнь көнне Лениногорск районының Мордовская Кармалка авылында – мордваларның “Балтай”, 3 июль көнне Әгерҗе районының Варклед-Бодья авылында удмуртларның “Гырон быдтон” бәйрәмнәре узачак. 10 июль көнне Яр Чаллы шәһәрендә – славян халкының "Иван Купала"сы һәм Аксубай районында чувашларның “Уяв” бәйрәме үтәчәк. Иң соңгы бәйрәм – “Питрау” республика керәшен мәдәнияте фестивале. Ул 17 июль көнне Мамадыш районының Җөри авылында оештырылачак.

Татарстан мәдәният министрлыгының традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Алсу Мифтахова сөйләвенчә, барлык бәйрәмнәрдә дә фольклор, спорт һәм балалар мәйданчыклары булачак, декоратив-гамәли сәнгать әйберләре күргәзмә-сәүдәсе эшләячәк. Килгән кунакларны милли уен коралларында уйнарга өйрәтәчәкләр.

Ирек Шәрипов “Татмедиа” агентлыгы тарафыннан Татарстан Халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йорты белән берлектә тормышка ашырыла торган уртак проект белән таныштырды. “Республика Татарстан” һәм “Ватаным Татарстан” газеталары Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, Татарстан халыкларының милли бәйрәмнәренә багышланган махсус кушымталар чыгара башлаган. Беренче чыгарылыш "Семык" бәйрәменә багышланган. Мондый кушымталар һәрбер бәйрәм саен эшләнеләчәк һәм бәйрәмдә катнашучыларга таратылачак. Махсус кушымталар өстәмә тираж белән 1000 данә чыгарылыр дип көтелә.

"Газетада шундый һәр кушымтаның өстәмә тиражлары чыгарылачак, эш бик сыйфатлы башкарыла. Быел Татарстанның төрле районнарында узачак бәйрәмнәрдә катнашучылар беренче тапкыр кулларына газета алачак. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында мондый бүләкнең кыйммәте зур. Бу яхшы традиция алдагы елларда да дәвам итәчәгенә ышанам", — дип сөйләде Шәрипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев