Татарстанда юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тотучы махсус дрон булачак
Хәбәрләр

Татарстанда юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тотучы махсус дрон булачак

Бу хакта «Татарстан Онлайн» вакытында турыдан -туры эфирда Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы Рөстәм Гарипов сөйләде.

Аның сүзләренчә, мондый технология республикада хокук бозучылар белән көрәшү өчен кулланылган булган. Бу пилотсыз очкыч яңа, яңартылган модель. Ул һава температурасының түбәнәюеннән курыкмый, ул тәүлек буе һавада эленеп тора ала. Дрон алган мәгълүмат ЮХИДИнең җирдәге экипажына тапшырыла, ә ул үз чиратында кагыйдә бозучыны туктата.

«Каршы як полосага чыгуны булдырмас өчен генә кирәк булачак. Ул һавадан трассадагы юл хәрәкәте кагыйдәләренең үтәлешен тикшереп торачак. Әлбәттә, без аны куаклар артыннан җибәрмәячәкбез-пилотсыз аппарат эшләгән урыннарга махсус билге куелачак», — дип йомгаклады Рөстәм Гарипов.

Шәһри Казан

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев