Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда ял көннәренә кадәр салкын һава торышы саклана

Бу ТР Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фараздан күренә.

29-30 ноябрь төнендә, явым-төшем күзәтелми, әмма көндез республика территориясе буенча атмосфера фронты узачак. Урыны белән, күбесенчә төбәкнең көнчыгышында, бераз кар яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы -13 градустан -18 градуска кадәр, көндез -7 дән -12 градуска кадәр көтелә.

Кышның беренче көне алдыннан төнлә урыны белән аз гына кар явачак, әмма 1 декабрьдә көндез явым-төшем ихтималы аз. Четверг төнлә -12 градустан -17 градуска кадәр, ә көндез -7, -12 градуска кадәр була, дип искәртә синоптиклар.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, 2 декабрь явым-төшем аз була. 3 декабрьдә аерым районнарда кар яву күзәтелә. Төнлә термометр баганалары -11, -16, аязган вакытта -19 градуска кадәр төшәчәк. Көндез 7-12 градус тирәсендә салкын була.

татар-информ, фото: nsk.bfm.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев