Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда аномаль җылылык күпме дәвам итәчәге билгеле

Безнең төбәктә ноябрь аендагы аномаль җылылык атлантик циклон һәм аның фронтлары тәэсире белән аңлатыла. Бу хакта «Татар-информ» га Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«+5..+7 градус тәшкил итүче бу көчле аномалия — ноябрь түгел, октябрь һава торышы. Хәзер кыш алдыннан, уртача тәүлеклек температура җиңелчә түбән булырга тиеш, ә ул төнлә дә югары. Җылы һава торышы Россия территориясенең Европа өлешендә киң Атлантик циклон өстенлек итүгә бәйле, хәзерге вакытта без аның җылы секторына эләгәбез», — диде ул.

Төбәктә җылы һава торышы пәнҗешәмбе-җомгага кадәр тоткарланачак. Аерым көннәрдә Казанда һава 7-8 градуска кадәр җылыначак. «Ноябрьнең артык җылы килүе — сирәк күренеш. 2013 елда гына моннан да җылырак булды», — дип билгеләп үтте Переведенцев.

Ноябрьдә аномаль җылылык мул явым-төшемнәр һәм атмосфера басымының кискен сикерүләре белән бергә килә, алардан һава торышына бәйле кешеләр интегә. Җомга көнне җылылык әкренләп кимүгә барачак, ә ял көннәрендә татарстанлылар салкыннар килүен тоячак. Әмма Россия Гидрометеорология үзәге алдан фаразлавынча, ноябрьдә уртача айлык температура нормадан бер градуска югарырак булачак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев