Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда аномаль эсселекнең сәбәпләрен ачыкланды

Шәһәрдә терекөмеш баганасы +34 градуска кадәр күтәрелде

Татарстанда аномаль эссе һава торышы 1 июльгә кадәр сакланачак. Уртача температура якынча сигез градуска нормадан югары булачак.  Бу хакта Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев хәбәр итте.

 «Казанда һава торышы зур антициклон белән билгеләнә, ул Россиянең Европа өлеше территориясен биләп алган. Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта эссе һәм без дә аның йогынтысына эләгәбез. Бу антициклон ай азагына кадәрге һава торышын билгеләячәк. Температура нормадан 8 градуска югары», — диде ул.

Климат нормасы буенча, Казанда уртача тәүлеклек температура +20 градус булырга тиеш.

Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразларынча, бу атнада шәһәрдә терекөмеш баганасы +34 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә +22…+23 градус фаразлана. Шул ук вакытта якындагы көннәрдә Татарстанда явым-төшем ихтималы аз.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев