Бүген, 7 мартта, Татарстанда салкынайтыр дип көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төнлә һава температурасы −19..-24 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Республикада алмашынучан болытлы һава фаразлана, төнлә явым-төшем көтелми. Иртән һәм көндез урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Шулай ук көндез җил тизлеге секундына 13 метрга кадәр җитү ихтимал.
Төнлә һава температурасы −12..-17 градус була, әмма аязганда −19..-24 градуска кадәр төшүе көтелә. Көндез һава температурасы −2..-7 градус фаразлана. Юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин.
Нет комментариев