Татарстан халкы Яңа ел каникулында ничек ял итәчәк?
Хәбәрләр

Татарстан халкы Яңа ел каникулында ничек ял итәчәк?

Татарстан халкының Яңа ел каникулында ничә көн ял итәчәге билгеле.

Яңа ел каникулы Татарстан халкы өчен сигез көн – 1нче гыйнвардан алып 8нче гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

2023 елда 1 һәм 8 гыйнвардагы эшләми торган бәйрәм көннәре ял көннәре белән туры килә. ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, шуңа бәйле рәвештә, ял көннәре 1 гыйнвардан – 24 февральгә, ә 8 гыйнварныкы 8 майга күчереләчәк.

Татар-информ


Нет комментариев