Татарстан синоптиклары кар, буран һәм бозлавык турында кисәтә
Хәбәрләр

Татарстан синоптиклары кар, буран һәм бозлавык турында кисәтә

Көндез һава температурасы -4..0 градус, ә төнлә -2..-7 градус фаразалана

Төнлә 2 декабрьдә Татарстан территориясендә җепшек кар һәм яңгыр көтелә.

Шулай ук көндез бераз буран чыгарга, көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил булырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көндез һава температурасы -4..0 градус, ә төнлә -2..-7 градус фаразалана.

 

ТИ

 


Нет комментариев