Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Путинның яңа срокка тәкъдим ителү карарын хуплый
Хәбәрләр

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Путинның яңа срокка тәкъдим ителү карарын хуплый

Ул билгеләп үткәнчә, ил өчен шушы авыр вакытта Президент Россия һәм аның халкы өчен берләштерүче көч булып тора.

«Безнең ил өчен шундый тарихи, кискен мизгелдә Владимир Владимирович Путинның карары Президент өчен иң югары кыйммәт — аның халкының язмышы булуын тагын бер кат ассызыклый. <...> Президент ярдәме белән Татарстан илнең терәк төбәкләренең берсе. Республикада федераль программалар белән юллар, хастаханәләр, мәктәпләр төзелә. Болар барысы да безнең халыкның тормышын уңайлырак итә», — дип билгеләп үтте Татарстан җитәкчесе.

Ахырда ул татарча Татарстан һәм бөтен Россиянең алга таба да Владимир Путин җитәкчелегендә ныгыячагына өмет белдерде.

Татар-информ


Нет комментариев