Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан Рәисе карендәшебез Елизавета Цыгановага «атказанган укытучы» исеме бирде

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 8 Март бәйрәме алдыннан Татарстан педагогларына һәм остазларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Чара Казан Кремлендә узды.

«Сезне чын күңелдән якынлашып килүче яз, матурлык һәм мәхәббәт бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм. Табигать хатын-кызларга матурлык һәм бетмәс энергия, наз һәм тугрылык, тормыш зирәклеге, гаҗәеп көч һәм сабырлык биргән. Сез гаилә учагын саклыйсыз һәм һөнәри эшчәнлегегездә уңышларга ирешәсез», - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Рәисе залда җыелганнарга.

Ул билгеләп үткәнчә, бүген яшь буынны тәрбияләү һәм үстерү мәсьәләсе безнең ил алдында торган җитди чакыруларга җавап итеп яңа яңгыраш ала. Шуңа күрә Россия Президенты Владимир Путин 2023 елны Педагог һәм остаз елы дип игълан итте.

«Безнең һәрберебезнең тормышында балалар бакчасында иң яхшы тәрбияче, мәктәптә укытучы, һөнәри белем бирү учреждениесендә мөгаллим, эштә гомерлеккә истә калган  остаз булды. Бу үзенчәлекле, җылы хис. Сезнең армый - талмый хезмәт итүегез өчен рәхмәт белдерәсем килә», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Соңыннан, Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында карендәшебез, Чистай шәһәренең 2нче гимназия укытучысы Елизавета Цыганова да бар иде. Аңа Татарстан Республикасының атказанган укытучысы дигән дәрәҗәле исем бирелде. 
35 елдан артык педагоглык стажы булган Елизавета Цыганова балаларга татар теле укыта. Елизавета Михайловна укытучы профессиясе үзенә нәселдән килде, кан белән сеңде, дип саный.

"Кечкенәдән үк укытучы булып, билгеләр куеп уйный идек. Класс җитәкчем дә күңелгә кереп калды, профессиямне сайлаганда аның да йогынтысы булгандыр", - ди ул.

Язма ТР Рәисе Матбугат хезмәте ярдәмендә әзерләнде. 
Рөстәм Кадыйров фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев