Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан медицина учреждениеләрендә паллиатив койкалар ачыла ала

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында дәүләт медицина учреждениеләре, шул исәптән Үзәк район хастаханәләре базасында паллиатив койкалар ачу мәсьәләсе хакында фикер алышалар. Татарстанның Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры Алсу Мифтахова Татарстан Дәүләт Советының 48нче утырышында шулай дип белдерде.

Депутатлар 2023 елга һәм 2024-2025 елларның план чорына Татарстанның Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы республика законындагы үзгәрешләр хакында фикер алышты, дип хәбәр итә Татар-Информ.

«Закон проекты нигезендә фонд бюджетының керемнәр һәм чыгымнар өлешенә кагылышлы кайбер үзгәрешләр тәкъдим ителә», - диде Мифтахова.

Керемнәрдә 362,9 миллион сум күләмендә өстәмә акчалар исәпкә алынган. Бюджетның чыгымнар өлеше 1,5 миллиард сумга арттырылган.

Кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып, 2023 елга республика Мәҗбүри медицина иминияте фонды керемнәре – 70,4 миллиард, чыгымнар 72,1 миллиард сум тәшкил итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев