Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан халыклары Ассамблеясе керәшеннәрнең эшен уңай бәяли

Татарстан Ассамблеясе йомгаклау утырышында милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларның эшчәнлеге турында сөйләделәр

Бүген, 12 февраль көнне Халыклар Дуслыгы йортында Татарстан халыклары Ассамблеясе Советының 2019 елга йомгаклау утырышы узды. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклар Ассамблеясе Советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Утырышта Республика керәшен иҗтимагый оешмасының Башкарма комитеты җитәкчесе, Ассамблея Советы члены Людмила Белоусова, оешманың "Бәрәкәт" яшьләр бүлеге җитәкчесе, Ассамблея Советы члены Алексей Дмитриев, оешма активисты Диана Сафарова, Казан керәшен оешмасы җитәкчесе Светлана Борисова, Түбән Кама "Керәшен" этнографик культура-агарту оешмасының җитәкчесе Тамара Баһаутдинова да катнашты.

Советның Башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров Ассамблея һәм милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларның оештыру-административ эшчәнлеге турында сөйләде. Ул Совет утырышында катнашучыларны һәрбер оешманың эшчәнлеген чагылдыручы статистика күрсәткечләре белән таныштырды. Статистика күрсәткечләре буенча 60 мең кеше килгән Питрау бәйрәме катнашучылар саны белән Татарстан халыклары бәйрәмнәре арасында беренче урында бара. Оештырылган чараларга килсәк, керәшен иҗтимагый оешмасы, рус оешмасыннан азга гына калышып, икенче урынга чыккан. Керәшеннәр узган елда республика күләмендә йөздән артык чара оештырганнар.

Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов оешманың узган елда башкарган эшләренә нәтиҗә ясап, 2020 елга куелган бурычлар белән таныштырды.

Ассамблеянең яшьләр бүлеге җитәкчесе Тимур Кадыйров республикада яшәүче төрле милләт вәкилләре катнашында уздырылган чаралар, тормышка ашырылган проектлар турында сөйләде. Ул керәшен һәм чуаш балалар лагерь этносменаларының яхшы эш алып баруын билгеләп узды.

Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе урынбасары Майя Хухунашвили "Күп милләтле атнакөн мәктәбе", ә Нурлат Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Галина Терентьева үз оешмасының эшчәнлеге турында доклад тоттылар.

Утырыш азагында Татарстан халыклары дуслыгы йорты һәм Ассамблея Башкарма комитетының 2019 елгы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды, 2020 елга бурычлар билгеләнеп, еллык эш планы кабул ителде.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.  Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев