Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ташкирмәндә чыгарылыш класс укучылары мәктәп белән хушлаштылар

Укучылар күптән көтелгән әлеге чарага җентекләп әзерләнгән.

Лаеш районының Ташкирмән авылындагы тугызеллык мәктәптә барлыгы 42 укучы. Әле күптән түгел генә төзекләндерелгән мәктәпнең үз музее бар. Тырыш укытучылар коллективы үзара тату яшәп, аңлашып эшлиләр, балалар белән күп төрле конкурсларда, республика һәм районда үткән чараларда актив катнашалар. Мәктәп директоры – Марина Сидорованы әти-әниләр дә, укытучылар да хөрмәт итәләр. “Ул бик кешелекле, кем генә ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәсен, булышырга тырыша. Укучыларга кирәгенчә таләпчән дә була белә, шул ук вакытта матур итеп кенә бар нәрсәне аңлата да. Аны бик яраталар”, – диделәр авылдашлары.

 

“Чыгарылыш класс укучыларының әти-әниләре, укытучылар һәм укучылар “Соңгы кыңгырау” бәйрәмен бик яхшы билгеләп үттеләр. Бәйрәмгә мәктәп администрациясе, бу класста укытучы укытучылар һәм ата-аналар чакырылган иде. Укытучылар, ата-аналар һәм балалар өчен һәрвакыттагыча дулкынландыргыч вакыйга. Балалар еллар дәвамында алар белән эшләгән педагогларга бик күп җылы сүзләр әйттеләр.
Шигырьләр, котлаулар, мәзәкләр, һәм, әлбәттә, җырлар җырладылар. Әти-әниләр дә чыгыш ясадылар. Алар укытучыларга карата эчкерсез һәм игелекле теләкләрен җиткерделәр.
Тугызынчы класс кызы һәм егетләренең флешмоб биюләре генә дә аеруча матур булды”, – дип сөйләде шушы мәктәптә эшләүче Ирина Киселева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев