Валентина Максимова — күп еллар керәшен этнографиясен, киемнәрен, бизәнү әйберләрен үзлегеннән өйрәнгән энтузиаст, белгеч.
Тамбур чигүе Казан ягындагы Балык Бистәсе һәм Питрәч якларында гына. Мамадыш, Зәй, Алабуга якларында юк диярлек. XIX гасыр әйберләрендә тамбурлы чигү игътибарны аеруча җәлеп итеп тора. Мондый бизәкләрне чигү бик тә четерекле, шуңа да аларны белүчеләр хәзер аз.

«Монда Балык бистәсе районының Казаклар Чаллысы кызлары элгәре яратып чиккән альяпкыч урнәге. Билгеле мин төсләрен үземчә сайладым», — диде Валентина Максимова.
Нет комментариев