Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Талкышта Корман боткасы пешереп бәйрәм иткәннәр

Питрәч районының Талкыш авылы керәшеннәре, үзләренең борынгыдан килгән йолаларын үтәп, Корман боткасына җыелдылар

2 июль көнне Талкыш керәшеннәре иртүк корман боткасы пешерә торган урынга – Чапай чишмәсе турысында, Мишә елгасының бу як ярына җыелдылар.

Талкышның бу йоласы һәр елны июль аеның беренче атнакөнендә үткәрелә. Авылда яшиләрме, әллә шәһәрдә яки башка яклардамы – барысы да бу көнне кайтырга тырыша. Иртүк ярма, күкәй, май, җиләк-җимеш – кемнең нәрсәсе бар, шуны корман боткасы пешерелә торган урынга алып киләләр. Олы казанда ботка пешә, икенчесендә күкәй тәбәсе әзерләнелә, самоварда чәй кайный.

Гадәт буенча, килә алмаган авылдашларының өйләренә корман боткасы илтәләр. Талкыш керәшеннәре әнә шулай, үзләренең элгәредән үк сакланып килгән йолаларын бүген дә дәвам итәләр.

"Корман боткасына җыелгач, бу юлы да бик күңелле ял иттек. Башта әле бер сәгать иман укылды. Аннан, пешкән корман боткасын барлык кайткан кунаклар, авыл халкы авыз итте," – дип сөйләде Анна Смирнова.

"Авылларда шундый бәйрәмнәр оештырылуга, йолаларыбыз онытылмавына күңел сөенә", - диде Казаннан кунакка кайткан Нина Егорова да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев