Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Талантлы карендәшебез, артист Олег Фазылҗановның иҗат кичәсе

17 мартта Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Г. Камал исемендәге дәүләт академия театрының атказанган артисты Олег Фазылҗановның иҗат кичәсе булды

Концертта халык күп иде. Балык Бистәсе районыннан килүчеләр шактый. Күренеп тора, хөрмәтләре зур артистка. Тамашачылар алдына чыккач, түтиләр: “Их, үзебезнең Олегыбыз да бит!”, – дип яратып сөйләшеп алдылар үзара. Шулай димәслек тә түгел! Күпкырлы талант иясе ул.

Концертны Евгений Максимов алып барды. Ул яшьләргә Олег Фазылҗанов турында төрле сораулар биреп үткәрелгән видео-сораштыру белән кичәне башлап җибәрде. Алар арасында артистны әйбәт белүчеләре дә, бөтенләй белмәүчеләре дә булды. Концерт программасы шулкадәр дөрес итеп төзелгән, аны карап, һәркем артистның бала вакытларын, үсмер чакларын, иҗат юлын күзаллап утыргандыр. Әтисез үскән елларын юмор белән сөйләсә дә, күзләрендә сагыш та күренде. Әнисе Мәтрүш түтине Олег зур ихтирам белән искә алды. Әнисенең экранда күрсәтелгән фотосына яшьле күзләре белән карап әниләр турындагы җырын башкарды. Тормышында булган барлык авыр һәм гыйбрәтле вакыйгаларны юмор белән, гади генә итеп искә төшереп үтте.

Бу кичә артистны төрле яктан ачты. Кеше буларак та, артист һәм җырчы буларак та. Ул концертта якташларын, яшь җырчылар – Снежана Андреева белән Татьяна Ефремованы кунак итеп чакырган. Шулай ук, туган авылының талантлы яшьләре – Милена Новикова, Николай Дмитриев җырлавын халыкка күрсәтте. Бу аның туган ягы өчен янып яшәвен, авылдашларына хөрмәтен ачыклады.

Мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова, яшьләргә остаз булганы, әтиләрчә кайгыртып йөргәне, аларга киләчәккә юл ачканы өчен, Олег Фазылҗановка рәхмәтен, теләкләрен җиткезде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев