Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Талантлы карендәшебез Елена Григорьева шигырьләре бәйгедә беренче унлыкка кергән

«Мәйдан» журналының «Вконтакте» сәхифәсендә, инде ярты ел дәвамында, «Авыл шагыйрьләре» бәйгесе бара.

Бәйгенең беренче турында 106 шагыйрь катнашкан. Укучылар игътибарына атна саен биш каләм иясенең иҗаты тәкъдим итеп барылды. Нәтиҗәдә 39 шагыйрь икенче турга чыкты.

«Жюрига әлеге иҗат эшләренә бәя бирү бик авыр булгандыр. Чөнки бердән – беренче тур җиңүчеләре барысы да кызыклы, фикерле, үзенчәлекле бит... Икенчедән, теге йә бу шигырьне кабул итү, бәя бирү күп кенә субъектив факторлардан да тора. Шигырьнең темасы, фикерләре, аһәңе белән күңелеңә аваздаш булуыннан да мәсәлән... Иң мөһиме – икенче тур тагын бер кат барыбыз бергә иҗат утында янарга мөмкинлек бирде», – дип яза “Мәйдан” журналы.

Инде сайланган унлык та игълан ителде. Алар арасында карендәшебез  Елена Григорьева да бар. Бәйгегә июнь аенда тантаналы төстә йомгак ясалачак.

Елена Михайловна 2009 елның февраленнән керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамблендә артист булып эшли. Аны белмәгән, танымаган кеше сирәктер. Карендәшебезнең тагын бер талантлы ягы – шигырьләр язу.

«Бәя бирүче жюрига, ярты елдан артык безнең белән булган дусларга, көндәшләремә-иҗатта бергә кайнаган каләмдәшләремә чиксез рәхмәт!

Кыска гына итеп, «Соңгысы булмасын!» дип әйтәсем килә. Алла боерса, әле бу олы юлның башы гына, үзебезне төрле тармакларда сынап-сыгылмыйча, бик күп еллар иҗатта кайнап яшәргә язсын иде», – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев