Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тамара Баһаветдинова Николай Дунаев турында: «Талант иясен, тыйнак артистны озаттык»

Николай Дунаевның чын дөньяга күчүе сәбәпле, Тамара Баһаветдинова барлык керәшен җәмәгатьчелегенең авыр кайгысын уртаклаша.

Татарстанның театры сәнгате дөньясы гына түгел, барлык керәшеннәр дә бу көннәрдә авыр югалту газабы кичерә. Халкыбызның талантлы улы, керәшеннең асыл бер заты – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Николай Дунаев чын дөньяга күчте.

Ерак Әхмәт авылыннан (Зәй районы) умартачы Иванның бер мәртәбә дә шәһәр күрмәгән улы Коляның Мәскәүдәге атаклы Щепкин театр студиясендә биш ел белем алуы – чоры өчен олы вакыйга. Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары арасында бар гомерен театр сәнгатенә багышлаган керәшен Наил Дунаевның (театрдагы псевдонимы!) булуы – безнең халык өчен олы дәрәҗә. Кайсы гына рольдә уйнаса да, театр сәхнәсендә ул тыйнак һәм йомшак керәшен холкының, затлы керәшен әдәбенең, керәшеннең үз-үзен тотышының чын гәүдәләнеше булды.

Карендәшебез Николай Дунаевның “Гөргөри кияүләре”ндә Гөргөрине нәкъ үзебезнең керәшен авылындагыча, гади дә, күңелгә үтә дә якын итеп уйнавы, аның хәрәкәтләре, тавышындагы кабатланамас аһәң, елмаюлы йөзе һич онытылмаслык булып хәтергә кереп калды.

Күпләр әле аның үз туган авылы Әхмәт зиратында XX гасыр башындагы ачлык елы корбаннары булган авылдашлары истәлегенә монумент төзү өчен зур финанс ярдәм күрсәткәнен дә, Николай Дунаевның кайтуын көтә-көтә, монументны ачу тантанасының әллә ничә мәртәбә кичетерелүен дә белмиләрдер...

Керәшеннәргә хас булганча, тыйнак, артык тыйнак иде шул асыл карендәшебез. Аны искә алып әйткән һәр сүзебез, якты йолдыз нурыдай булып, рухына барып ирешсен иде.

Түбән Кама шәһәре һәм районындагы барлык керәшеннәре исеменнән, Николай Ивановичның хатынының, якыннарының һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклашам...

Тамара БАҺАВЕТДИНОВА,

Түбән Кама районы керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев