Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәйтәктә яшәүче карендәшебез Георгий Харитонов ферма төзи

Харитонов кебек тырыш кешеләр булганда авыллар яшәгән, яши, яшәячәк, дип әйтергә тулы ышаныч бар

Георгий Харитонов – КФХ башлыгы. Хезмәт кешесе авыл хуҗалыгы эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Ул Сәйтәктә ферма төзи. Терлек бинасын декабрь ахырына тәмамларга исәпли.

– Эшләр әкренләп бара, авырлыкларны җиңәбез. Яклауны тоябыз, район башлыгы Валерий Чершинцевка, Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илнур Фәрухшинга рәхмәт, – ди Харитонов.

Хуҗалыкта 250 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 100е – савым сыерлар. Яңа ферма 200 баш терлеккә исәпләнгән. Бинаның тышкы төзелеш эшләре тәмамланган, белгечләр эчке ягын бизиләр. Савым залын, терлек азыгы өстәлен заманча җиһазлау күздә тотыла.

Бер сыердан 18 литр сөт савыла, савым көненә 1800 литр тирәсе.

Хуҗалыкта терлек азыгын үзләре чәчәләр һәм әзерлиләр. 200 гектарда бөртекле культуралар һәм күпьеллыклар үстерәләр.

Харитоновка бизнеста тормыш иптәше һәм балалары ярдәм итә. Аның сүзләренчә, бу гаиләне берләштерә һәм уңай нәтиҗәгә ирешергә өметләндерә. Фермерның кул астында җиде кеше хезмәт куя, шуларның өчесе – сыер савучы.

– Надежда Миронова, Светлана Михеева, Римма Егорова бездә беренче көннән башлап эшлиләр, – дип билгели Георгий Харитонов.

Харитонов кебек тырыш кешеләр булганда авыллар яшәгән, яши, яшәячәк, дип әйтергә тулы ышаныч бар.

Менделеевск яңалыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев