Сәйтәктә өлкәннәр айлыгы башланды
Хәбәрләр

Сәйтәктә өлкәннәр айлыгы башланды

15 сентябрь көнне Өлкәннәр айлыгы кысаларында Сәйтәк авылы клубы мөдире Я.Гизатуллина, китапханәче Е.Данилова белән берлектә төрле елларда мәдәният өлкәсендә эшләгән авылдашларын бәйрәм белән котладылар. Бу хакта Менделеевск муниципаль районы хәбәр итә.

Флера апа  күп еллар авыл клубында , Гөлсинә апа белән Анна апа китапханәдә эшләгәннәр. Кара-каршы әнгәмә барышында  һәрберсе үзенең тормыш юлы, истәлекле вакыйгаләре белән уртаклашты. Шул  ук көнне мәдәният хезмәткәрләре авылның мәртәбәле кешесе Татарстанның атказанган аграномы З.Тарасованы да туган көне белән  котлап үттеләр. Барысы да искә алуыбыз, бүләкләребез өчен чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр.

Фото: Менделеевск муниципаль районы

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев