Сәйтәктә “кызыл кәбестә” мастер-классы үтте
Хәбәрләр

Сәйтәктә “кызыл кәбестә” мастер-классы үтте

Менделеев районы Сәйтәк авылы клубында “кызыл кәбестә” дип аталган салат ясау буенча мастер-класс уздырылды

8 октябрь көнне Сәйтәк авылы клубында теләүчеләр өчен халык телендә “кызыл кәбестә” дип аталган салат ясау буенча мастер-класс уздырылды. Бу хакта Менделеев муниципаль районы пресс-службасы хәбәр итә. Көзге мәшәкатьләр, бакча эшләре артта калып бара. Уңыш җыелды. Шул уңышны файдалы куллану максатыннан уздырылган бу чарада кәбестәдән яңадан-яңа кышкы салат төрләре белән таныштылар. Бергәләшеп “кызыл” кәбестә салаты ясау серләрен өйрәнделәр. Ашларыгыз тәмле булсын!

Фото: Менделеев муниципаль районы


Нет комментариев