Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәйтәктә гражданнар сугышында катнашкан авылдашлар хөрмәтенә кулган таш табылган - фото

24 июль көнне Мендеевск районы Сәйтәк авылы клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. бер төркем балалар белән “Туган як серләре” дип аталган тарихи экспедициягә барды.

Бу турыда Менделеевск муниципаль районы сайты хәбәр итә.

Сәйтәк авылыннан өч чакрым  ераклыктагы  калкулыкта  "Гражданнар сугышында катнашучы геройларга мәңгелек дан", дип  чукып язылган таш барлыгы билгеле булды. Сәйтәк авылында яшәүче Миннибаев Геннадий сүзләренә караганда, авыл читендә каты сугышлар булган, бомба чокырлары хәзер дә сакланган. Авыл аркылы Азин һәм Колчак гаскәрләре узган. Геннадий абый балалар белән үзенең әбиләре сөйләп, хәтерендә калган истәлекләре белән уртаклашты. "Без бәләкәй чакта бәрәңге бакчасыннан сугыш кораллары да эзләп таба идек әле", - дип искә төшереп китте.

Балалар белән шул урыннарда булып кайтырга булдык. Шактый вакыт эзләгәннән сон, ул таш табылды.

Балалар  мәктәп программасы буенча  сугышка кагылышлы информацияне  искә төшреп үттеләр. Бу экскурсия бик файдалы һәм мавыктыргыч булды. Соңыннан хуш-исле мәтрүшкәләр җыеп өйләргә кайттык. Бу ташның моннан соңгы язмышы турында уйларга булдык. Кызганычка каршы, күп кенә авылдашларыбыз бу таш турында белмиләр дә. Бәлки аларның туганнары да бу сугышта катнашкандыр?

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев