Онлайн котлауда балалар, яшүсмерләр һәм "Карендәшләр" ансамбле катнашачак
Менделевск районы Сәйтәк авылында Питрау бәйрәменә әзерләнәләр. "Менделеевск районында Питрау Сәйтәк авылында гына үтә. 5 ел рәттән уздырдык инде. Быел менә балалар, яшүсмерләр һәм "Карендәшләр" ансамбле белән онлайн котлау әзерлибез. Дару үләннәре җыю, каен себеркесе, болында егетләр-кызлар уйнавы - болар барсы да онлайн котлауга керәчәк. Питрау уеннарын искә алачакбыз, шул ук вакытта авыл күренешләрен дә күрсәтеп китәргә уйлыйбыз. Шулай ук узган елгы Питрау бәйрәме буенча видеообзор күрсәтеләчәк", - дип хәбәр итте сәйтәклеләр.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Нет комментариев