Ярышта авыл волейбол командалары катнашты.
Зәйнең спорт-сәламәтләндерү үзәгендә «Сәламәтлек-2019» спартакиадасы кысаларында агрофирмалар һәм җирлекләр арасында волейбол буенча финал ярышлары узды. Бу турыда "Зәй офыклары" газетасы хәбәр итә.
Авыл командалары өчәр булып икегә бүленеп уйнады. Ярыш нәтиҗәләре буенча Сәвәләй җирлеге – җиңүче, Аксар командасы - II, бигешлеләр III урында.
Нет комментариев