Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәвәләйдән Валерий һәм Людмила Рябовлар - тырыш, уңган гаилә

“Сәвәләй гаиләләре” проекты кысаларында җирлектә яшәүче үрнәк, матур гаиләләр белән таныштыруны дәвам итәбез

“Сәвәләй гаиләләре” проекты кысаларында җирлектә яшәүче үрнәк, матур гаиләләр белән таныштыруны дәвам итәбез.

Сәвәләй авылы - районыбызның иң төзек, иң матур, иң бай авылларының берсе. Ә аның иң зур байлыгы - аның тырыш, хезмәт сөючән халкы, тату гаиләләре.
Кеше гаиләсе белән бәхетле. Гаилә тормышы – һәрберебез өчен очсыз-кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы. Шул юлдан матур итеп атлаучылар, пар канатлы, бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсен кайгыртып яшәүче матур гаиләләр күп авылыбызда.

Валерий һәм Людмила Рябовлар гаиләсе күпләргә таныш. Тырыш, уңган, кешелекле булулары белән аерылып тора алар.

Валерий белән Людмила икесе дә Сәвәләй авылында туып үскән. Валерий кәләш эзләп ерак араларга йөрмәгән: күңеленә Котовский урамы кызы Людмиланы күптән кертеп куйган. Туй хәстәрен дә озакка сузмый алар - 2001 елның августында - табигатьнең иң мул, матур чагында гөрләтеп туй ясыйлар. Быел Рябовларның гаилә корып яши башлауларына 20 ел булган.

Ул егерме ел гомер матур, якты хатирәләргә бик бай. Олы уллары Артем - бүгенге көндә җиткән егет, Чаллы шәһәрендә КФУда югары белем ала. Кече кызлары Виктория өченче класста укый. Валерий үзе Әлмәт шәһәрендәге бер заводта эшли. Үз эшен бик ярата. Людмила - фитнес тренер.
Авыл җирендә эшнең бетәсе юк. Барлык эшләрне бергә башкара алар, шулай җиңел дә, күңелле дә, диләр.

Авылыбызда яшәүче башкаларга үрнәк булырлык матур гаиләләргә карап сокланабыз һәм алар белән горурланабыз.

Ләйлә Сабаева,
Сәвәләй мәдәният йорты директоры, "Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев