Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәвәләй мәктәбенең физкультура укытучысы Резеда Белышева дәресен мавыктыргычрак итәргә тырыша

Соңгы елларда мәктәптә физкультура дәресләренә игътибар артты, әлеге фәнгә таләпләр дә катгыйланды. Шуңа күрә физик культура укытучыларына ихтыяҗ зур

Гомер-гомергә физкультура мәктәп укучыларының иң яраткан дәресләреннән булды. Сәвәләй мәктәбенең физкультура укытучысы Резеда Белышева әлеге дәресне тагын да кызыклырак, мавыктыргычрак итәргә тырыша.

Соңгы елларда мәктәптә физкультура дәресләренә игътибар артты, әлеге фәнгә таләпләр дә катгыйланды. Шуңа күрә физик культура укытучыларына ихтыяҗ зур. Беренче чиратта, әлбәттә, әзерлекле, тиешле стандартларга таянып, үз методикасын булдырган, укучылар иминлеген алгы планга куйган яхшы белгечләргә. Сәвәләй мәктәбенең физик культура укытучысы Резеда Белышева – нәкъ менә шундый укытучыларның берсе.

Резедә Исмәгыйлевна Сәвәләйгә умартачылар гаиләсе Белышевларга килен булып төшә. Аның тормыш иптәше – Игорь Викторович тормыш иминлеге нигезләре һәм технология укытучысы.

-Резеда Исмәгыйлевна - җаваплы, әйткән сүзендә торучан шәхес. Ул планлаштырган эшен тормышка ашырмыйча калмый, -ди аның турында хезмәттәшләре.
Мәктәптә укыган елларда ук ул үзенең нинди һөнәр сайлаячагын ачык белә. Шулай итеп, аның педагогик тормыш юлыннан атлавына утыз ел үткән.

-Дәресләрдә Резеда Исмәгыйлевна һәр балага ышаныч белән карый, аңа физик авырлыкларны һичшиксез җиңеп чыгасын төшендерә, укучыларга үзләрен күрсәтергә мөмкинлек, мөстәкыйльлек бирә.Ул һәр дәресендә тәрбия бирү моментларын оста куллана, укучыларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру буенча максатчан эшли, һәр балага ихтыяр көче, характер тәрбияләү, куйган максатка ирешү кирәклеген аңлата. Дәресне кызыклырак, мавыктыргычрак итәргә тырыша. Ул шулай ук дәрестә укучылар белән төркемнәр белән һәм балаларның яшьләрен һәм мөмкинлекләрен исәпкә алып, индивидуаль эшләүне оста куллана. Резеда Исмәгыйлевна - чын педагог эталоны. Ул - кырыс, шул ук вакытта аралашу өчен ачык шәхес, - ди мәктәп директоры Вадим Иванов.

- Спорт – ул көч. Спорт кешене физик яктан сәламәт итүдән тыш, аны рухи яктан да үзгәртә ала. Физик культура дәресләрендә балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм саклау, укучыларда әлеге фәнгә мәхәббәт тәрбияләүне төп бурычым дип саныйм, -ди укытучы үзе.

Резеда Исмәгыйлевна һәрвакыт иҗади эзләнүдә. Ул һәр дәресне кабатланмый торган итеп оештырырга тырыша. Әлбәттә, ул укучыларда хәрәкәтләнү алымнарын үстерүгә зур тырышлык куя.

Николай Шамионов, "Зәй офыклары"

Фото Сәвәләй мәктәбеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев