Сәвәләй егете Родион Смирнов Амур өлкәсендә хәрби бурычын үти
Хәбәрләр

Сәвәләй егете Родион Смирнов Амур өлкәсендә хәрби бурычын үти

Родион яхшы физик әзерлеккә ия, хәрби-техник кадет корпусында укып, Чаллы автомеханика техникумында һөнәри белем ала

Сәвәләй авылы егете Родион Смирнов узган көзге чакырылышта армия сафларына үзе теләп китә. Родион яхшы физик әзерлеккә ия, хәрби-техник кадет корпусында укып, Чаллы автомеханика техникумында һөнәри белем ала.

– Улым кечкенәдән үк ир-егетләр Ватан алдында үз бурычын үтәргә тиеш, дип әйтә иде. Хезмәт итүнең авыр булганын яхшы беләбез, ләкин аңа солдат тормышы ошый. Улыбызның туган якка әйләнеп кайтуын түземсезлек белән көтәбез, – ди әнисе Лидия Ринатовна.

Родион Амур өлкәсендә хезмәт итә. Ул хезмәтеннән зарланмый, һәр егет солдат мәктәбе үтәргә тиеш дип саный.

Фото гаилә архивыннан.

Зәй офыклары


Нет комментариев