Питрәч районының Көек (Куюки) авылында яшәүче тырыш, эш сөючән Максимовлар гаиләсенең олы кызлары Антонина беренче класска укырга керде.
”Бәйрәм тантанасы бик матур оештырылган иде, урамда саф һавада узды. Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов та килгән иде. Җәй башыннан ук медосмотрлар үтеп, мәктәп формалары алып, озаклап әзерләнсәк тә, әле һаман да кызыбызның укучы булуына ышанып бетә алмыйм. Балалар бакчасына йөргән дуслары белән бер класска эләкте, бик сөенеп, теләп барды мәктәпкә. Алга таба да шундый ук энтузиазм белән, шатланып, тырышып укырга булсын. Антонина бик максатчан, һәр кушылган эшкә җаваплылык белән карый торган бала. Мәктәпне дә яратсын, укытучыларын да хөрмәт итсен, дуслары да күп булсын дигән теләктә без”, – диде Светлана.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев