Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сугыш чоры баласы - Татьяна Абдулова

Зәй районыннан Марина Халикова яза

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче – тыл һәм хезмәт ветераны, сугыш чоры баласы - Абдулова Татьяна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны туган көне белән котларга җирлек башлыгы Павел Николаевич Минеев белән бергә, без - мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре дә бардык. Әбинең яшь чагында яратып тыңлаган җырларын бүләк иттек, Татьяна әби үзе дә ялындырып тормады, кушылып җырлап җибәрде.

Татьяна әбигә әле 90 яшьне бирерлек түгел. Үз-үзен йөртә, үткәннәрне яхшы хәтерли. “Ул авылыбызның аяклы энциклопедиясе”, - ди күршесе А.Чернов. Быел Сарсаз-Баграж авылы халкы, үзара сөйләшеп, һәйкәлне яңарту эшенә тотындылар. Шунда сугышта катнашкан, исән кайткан авылдашларыбызның туганнарын табу буенча, Татьяна әби безгә бик нык ярдәм итте. Нинди генә сорау туса да, янына кердек, аңа мөрәҗәгать иттек, ярдәменә таяндык”, - ди Валентина Чернова.

1930 елда Сарсаз-Баграж авылында дөньяга килгән кызга Таня дип исем кушалар. 1 яше тулганчы әтисе үлеп китә. 1928 елда туган абыйсы да вафат була. Кыз әнисе белән генә үсә. Сугыш башланганда кызга 11 яшь була. Әнисенә ияреп эшкә дә йөри. Авылларындагы җидееллык мәктәпне тәмамлагач, әнисен ялгызын гына калдырасы килмичә, укырга китми. Юбилярыбызның тормышы җиңел генә узмый. Авыл мәктәбендә техник хезмәткәр булып та эшли. Аннан соң, күп еллар совхозда төрле эшләрдә эшләп пенсиягә чыга. Кайда гына эшләсә дә эшен җиренә җиткереп башкара. 1954 елда Ирнәдә туып-үскән Кузьма белән тормыш кора. Яшьләр Сарсаз-Баграж авылында төпләнәләр. “Үзем ялгыз үскәч, ярдәм итүчеләрем булмады, шуңа күрә балаларны күп таптым”, - ди Татьяна әби. Тормыш
иптәше белән 6 бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, арадан берсе вафат була. Бүгенге көндә 11 онык, 9 оныкчык, ул-кызлары, кияү-киленнәре арасында яраткан әни, әби, дәү әни булып гомер итә. Булганына шөкер итеп, ил-көннәребез тыныч булсын дип гомер итә юбилярыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев