Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Субашлылар Тройсын бәйрәмен оештыруда ярдәм итүчеләргә чиксез рәхмәтле

Редакциябезгә Теләче районы Субаш авылыннан хат килеп төште

Июнь - табигатьнең яшәреп, шау чәчәккә күмелеп утырган иң матур чоры. Бу айда карендәшләребез ел буе сагынып, көтеп алган милли бәйрәмнәрен – Тройсын һәм Чүкне хәвеф-хәтәрсез генә, шау-гөр килеп, үткәреп җибәрделәр.

16 июнь көнне Теләче районы Субаш авылы халкы да, бердәм рәвештә, Тройсын бәйрәмен зурлап үткәрде. Бәйрәм “Нардуган” керәшен халык фольклор ансамбленең дәвамчылары – “Сүрәкә”леләрнең “Кичке уен күренеше” композициясе белән тәмамланды.

Башка еллар белән чагыштырганда, быел бүләкләр күбрәк тә, затлырак та иде. Ничек шулай булмасын ди?! Бәйрәмебезне оештыруга матди  яктан булышкан спонсорларыбыз бик көчле булды шул, аллага шөкер. Менә шуларның һәммәсенә дә чиксез рәхмәтләребезне үзебезнең бердәнбер керәшен гәҗите “Туганайлар” аша җиткерәсебез килгән иде.

Хөрмәтле шәхесләребез “Ак Барс” Холдинг компаниясе”нең генераль директоры Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы идарәсе җитәкчесе Иван Михайлович Егоровка, республикабызның иҗтимагый керәшен оешмасы правлениясенең башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Даниловна Белоусовага авыл халкының олы хөрмәтен, зур рәхмәтләрен ирештерәбез.

Шулай ук үзебезнең муниципаль район башлыгы Илдус Фатыйх улы Зариповка, “Теләче Агро” агрофирмасы җитәкчесе Хайрулла  Шәйхулла улы Хәсәншинга, шәхси эшмәкәр Хәмит Хәкимовка – олы йөрәкле юмарт җитәкчерәребезгә зур рәхмәтләребезне әйтәбез. Саулык- сәламәтлек Сезгә, эшегездә зур уңышлар, тигез гаилә бәхете насыйп булсын!

Без ут күршеләребез – Балык Бистәсе районының Алан-Полян, Шеморбаш, Казаклар Чаллысы, Иванай авылы кешеләре- карендәшләребез белән дус һәм тату яшибез. Бу дуслык милли бәйрәмнәребездә аеруча нык чагыла. Бәйрәмдә Иванай авылыннан чыккан, бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә яшәүче шәхси эшмәкәр Николай Волков та бар иде. Ул Ерак Себердән үк кайткан авылдашы Николай Храмовның кыйммәтле бүләген – бриллиантны авылыбызның өлкән кешесе, тыл ветераны Федосия Павловнага тапшырды. Кызганыч Николай Николаевич шифаханәдә дәвалану сәбәпле, бәйрәмебездә катнаша алмады, әмма амәнәтен үтәде. Чын ир-ат менә шундый була ул. Хөрмәтле карендәшләребез, Субашлыларның изге теләкләре сезгә!

Кыскасы, гомеркәйләр – йөгерек су, бик тиз үтә. Һәр көннең сәгать – минутның кадерен белеп, бәйрәмнәребезгә йөрешеп, гореф-гадәт йолаларыбызны саклап яшик эле, карендәшләрем!

                                                            Зоя Павлова, Теләче районы Субаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев