Терлекчелек - авыл хуҗалыгы өлкәсенең тотрыклы рәвештә керем бирә торган тармакларының берсе.
Бүген Теләче районында терлекчеләр слеты узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Наил Гарипов һәм Теләче муниципаль районы җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов катнашып, алдынгы авыл хуҗалагы эшчеләренә бүләкләр тапшырды һәм котлау сүзләрен ирештерде.
Субаш авылының “Нардуган” фольклор ансамбле терлекчелек алдынгыларын котлап керәшен җырларын башкарды.
.jpeg)

Нет комментариев