Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Спортчылар киләсе елда Татарстан башкаласында узачак «Киләчәк уеннары» ярышларында катнаша алачаклар

Россия Президенты Владимир Путин дөньяның төрле илләрендәге спортчылар һәм яшьләрне киләсе елда Татарстан башкаласында узачак «Киләчәк уеннары» ярышларында катнашырга чакырды.

«Россия спорт традицияләрен саклауның әһәмиятен аңлый. Шул ук вакытта, ул бөтен яхшы, яңа, алдынгы күренешләргә, яшьләр арасында, шул исәптән спортта популяр булган әйберләргә һичшиксез ачык. Спортның классик төрләрен дә, киберспортны да үзендә берләштергән ярышлар үткәрүнең нәкъ менә безнең идея булуы – шуның дәлиле.

Спорт өчен тиңдәше булмаган, әмма яңа цифрлы чорга аваздаш инновацион форматны без «Киләчәк уеннары» дип атадык, ул киләсе елның 23 февралендә Казанда старт ала. Төрле илләрнең спортчыларын, яшьләрне анда актив катнашырга чакырабыз», - диде дәүләт башлыгы «Россия – спорт державасы» XI Халыкара спорт форумының пленар утырышындагы чыгышы вакытында.

Искәртеп үтәбез, беренче турнир Казанда киләсе елның 23 феврале – 3 мартында узачак. Элегрәк «Киләчәк уеннары»ның программасы киңәйтелүе турында билгеле булган иде.

Фото: трансляциядән скриншот.

Чыганак

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев