Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Шома баса беләбез икән әле

Камыр да җәйдек, йон да эрләдек. Салкын кичне дәртле биюләр белән җылыттык. “Хәрәкәттә-бәрәкәт” проектының бу сезонда йомгаклау чарасы узды. Быел проект кысаларында 10 мастер-класс үткәрелде.

Соңгы остаханә керәшен халык биюенә багышланды. “Татмедиа” бинасы янындагы скверда “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбленең балет артистлары үз осталыгын тамашачыларга тапшырды. 

Төрле тарафларда яшәүче керәшеннәрнең биюләре дә бер-берсеннән аерыла. Аларның кием-салымы һәм хәрәкәтләре дә башка милләтләрнеке белән кушылып китә. Мәсәлән, мәлки керәшеннәренең хатын-кызлар баш киеме чуашларныкына охшаган. 

– Камыр җәябез, йон эрлибез, дип юкка әйтмәдем. Бию хәрәкәтләре көнкүреш белән тыгыз бәйләнештә тора. Кызганыч, бүген йон эрләп утыручылар бик аз. Бу үзенчәлекле һөнәрне бию хәрәкәтләре аша булса да, кире кайтарасыбыз килә, – диде “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбленең балет артисты Юлия Габдрахманова.

Керәшен гүзәлләренең хәрәкәтләре салмак, йомшак, ә ир-атларныкы, киресенчә, дәртле һәм көчле. Керәшен егетләрен шләпә һәм шакмаклы күлмәк аерып тора. 

– Керәшен киемнәрен музейлардан табып тектердек. Ир-атлар киеменең аерылгысыз элементлары эзәр (билбау) һәм җилән. Бүген безнең Кукмара керәшеннәре костюмында чыгыш ясадык. Төрле тарафларда яшәүче керәшеннәрнең үзенә генә хас кием-салымы бар, – диде “Бәрмәнчек” ансамбленең артисты Руслан Насыйров.

“Хәрәкәттә-бәрәкәт” проекты башкалабыз яшәүчеләренә һәм кунакларына хуш килде. Шома баса беләбез икән әле. Элек-электән сакланып килгән биюләрне яңартып, кичне күңелле һәм файдалы үткәрдек. Киләсе очрашуларга кадәр!

Шәһри Казан, Илгизә Галиуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев