Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Сөмбел" фильмында Питрау мизгелләре күрсәтелә

Өч телдә төшерелгән фильмны беренчеләрдән булып Мамадыш районы кешеләре карады

13 сентябрьдә узган сайлау көнендә Мамадыш районы Шәдче авылында "Сөмбел" фильмын күрсәттеләр. Зифа Кадыйрованың "Сагынырсың, мин булмам" әсәре буенча өч телдә төшерелгән кинокартинаның съемкалары нәкъ шушы авылда узган иде. 

"Сөмбел"дә шулай ук 2019 елда Мамадыш районы Җөри авылының Тырлау аланында уза торган Питрау мизгелләре дә күрсәтелә.  Кинокартина Татарстан белән Үзбәкстанның копродукциясе. Продюсерлары – Татарстаннан Миләүшә Айтуганова һәм Үзбәкстаннан Улугбек Абдуллаев. Фильм татар, рус һәм үзбәк телләре катнаштырылып төшерелде. 

Фильмында төп рольне Кырым татары Сабина Асанова башкара. Ул Ташкентта рус телле театрда эшли. Аның партнерлары — Динар Хөснетдинов һәм Айдар Вәлиев. 

Фильмның сюжеты буенча Сөмбел авылда яши, Булат белән тормышлары барып чыкмагач, ул баласын алып Бохарага китә. Сөмбелгә Булатның бертуганы Байрас та гашыйк. Ул күпмедер вакыттан Сөмбел янына Бохарага килә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев